Дөньяда ниләр бар?
16 Декабря 2022, 11:00

Аквариум шартлаган...

Анда акулалар да булганмы?

Аквариум шартлаган...Аквариум шартлаган...
Аквариум шартлаган...

Анда акулалар да булганмы?

 

Бүген Берлиннның Radisson кунакханәсендә урнашкан, цилиндр формасындагы AquaDom аквариумы шартлаган!

16 м биеклектәге, диаметры 11,5 м булган аквариумда 1 млн литр диңгез суы булган. Дөньядагы из зур саналган бу аквариумда 100 төрле 15 мең балык яшәгән.

Кунакханәне су баскан. Аквариум эчендәге бөтен тереклек урамга агып чыккан.

Ике кеше каза күргән. Кешеләрне башка кунакханәләргә күчергәннәр. Һәлакәт белән көрәштә йөзләгән коткаручы катнашкан.

AquaDom 2003 елда төзелгән булган. Хозур күренешне булдыру өчен  12,8 млн евро тотынылган.

Аквариум акрил пыяладан ясалган булган.  Иртәнге алтыга, коткаручылар килеп җитүгә, аквариумнан берни дә калмаган булган инде...

 

Аквариум шартлаган...
Аквариум шартлаган...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас