Дөньяда ниләр бар?
15 декабрь 2022, 09:06

Төркия хәрби хәрәкәт башламакчы

Төркия,  Русия һәм АКШның тыюына карамастан, теләсә кайсы вакытта көрдләргә каршы Сүрия территориясенә һөҗүмен башларга тора.

Төркия хәрби хәрәкәт башламакчыТөркия хәрби хәрәкәт башламакчы
Төркия хәрби хәрәкәт башламакчы

Билгеле булуынча, АКШ белән Русия бу мәсьәләдә Әнкарага дипломатик басым ясый.Әмма бу хәл Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга яңа сугыш кампаниясен башларга комачауламаячак дип саный сәяси экспертлар. Чөнки, ди алар, Төркия белән чиктәш булган бу төбәк Америка һәм Русиядән меңнәрчә чакрым арада урнашкан.

         Төркиянең милли оборона министры Хулуси Акар Әнкараның Сүриягә ихтимал булган хәрби операциясенә АКШны аңлап кабул итәргә чакыра.  Әлеге үтенеч Вашингтон төрек властьларының хәрби хәрәкәтләргә әзерләнүен тәнкыйтьләгәннән соң яңгыратылган.

         Әнкара көрд формированиеләрен, шул исәптә Көрдистанның эшчеләр партиясен, экстремистик дип таный. 1980 елларда яклар берничә тапкыр килешү төзеп, аны берничә тапкыр бозды.  Ә 2015 елдан алып Көрдистанның эшчеләр партиясе тынычлык килешүен саклаудан баш тартты. 2010 елларда Сүриядә сугыш башланган вакыттан алып төрекләр белән көрдләр арасында Сүрия территориясендә гауга-үтерешләр чыгып кына тора.

Фото: az.sputniknews.ru

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас