Дөньяда ниләр бар?
15 Декабря 2022, 04:57

Педагог укучылар белән хәмер эчеп, күңел ачкан

Ул үзенә кунакка  хәтта 6 сыйныф укучыларын да чакырган.

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Укытучы  укучыларга хушлашу кичәсе үткәргән. Анда алар,  алкогольле эчемлекләр эчеп, фатирның астын өстен китергән. Бу фатирны видеога төшергәннәр.

Вакыйга Новосибирск өлкәсенең Черепаново шәһәрендә теркәлгән. Мәскәүдә туып-үскән яшь педагог биредә мәктәптә эшләгән һәм китәргә уйлаган. Бу уңайдан ул укучыларга бәйрәм үткәрергә карар кылган. Ир  балаларга фатирында үтәсе кичәгә чакырулар җибәргән. Нәтиҗәдә аның өендә алтынчы, сигезенче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлардан барлыгы 20 укучы җыелган. Төнлә педагогның өенә бер укучы кызның әти-әниләре килгән, алар кызларын алып кайтып киткән һәм полиция чакырткан.

Baza Телеграм-каналы урнаштырган видео кадрлары артындагы  хатын-кыз (бәйрәм иткән укучыларның берсенең әнисе) кичәнең ничек үтүен сөйли. Ул җимерелгән шкафларны, кырылган савыт-сабаны һәм  ватылган ишекне күрсәтә. Ванна бүлмәсе идәне душ кабинасы пыяласы кыйпылчыклары белән тулган, кроватьта мәче тизәкләре, бүлмә почмагында кулланылган презервативлар ята. Кадрга эләккән укытучы ата-аналарга сәлам әйтә һәм савыт-сабаны юып өлгерә алмаганы өчен гафу үтенә.

Полицейскийлар, административ протокол төзеп, балигъ булмаганнарны алкогольле эчемлекләр куллануга җәлеп иткәне өчен штраф язганнар. Кичәдә күңел ачкан укучыларга да хокук бозу турында документ тапшырганнар. Нәрсә дияргә дә белмәссең... Ни кызганыч, кайсыбер намуссыз кешеләр аркасында без табынып үскән профессия абруе елдан-ел кими... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас