

Аның урынында икътисад министры Мика Линтиля эшләп торачак. Ул Кайкконен эшкә чыкканга кадәр ике министр кәнәфиен биләячәк. Финляндия оборона министры ил хөкүмәтендә бала карау өчен ял алган беренче ир-ат министр дип атала.
Кайкконенның ике баласы бар ди. Вазифаң, үтә әһәмиятле булса да, гаиләне беренче урынга куя белергә кирәк дигән ул.
«Әле без балаларыбызны бакчага илтергә әзер түгелбез, шуңа күрә хәзер бала карарга минем чират. Балаларның сабый чагы бер вакыт кына һәм аларны фотолардан түгел, башка төрле хәтергә сеңдереп калдырырга телим»,— дигән Финляндиянең оборона министры.
Менә шулай, үзен чын әти дип хис итеп, декрет ялына китүче оборона министрлары да була икән…
Фото: epochtimes.ru