Дөньяда ниләр бар?
15 декабрь 2022, 09:26

Кая бара бу дөнья?

АКШ президенты Джо Байден илдә бер җенесле никахларны тану турындагы законга кул куйган.

Кая бара бу дөнья?Кая бара бу дөнья?
Кая бара бу дөнья?

Шулай итеп мин соң чиккә төшкән Югары суд хатасын төзәттем дигән ул.

         Байден документны әзерләүдә катнашкан Конгресс әгъзаларына рәхмәт белдергән. «Мәхәббәт мәхәббәт инде, хокук хокук инде, гадел хөкем гадел хөкем булырга тиеш. Болар америкалылар өчен мөһим булган фундаменталь әйберләр»,—дигән Байден.

         Ул шулай ук, штатлар дәрәҗәсендәге законнарның янавы сәбәпле, «трансгендер балалар»ны якларга чакырган. Кайбер штатларның документларында җенесен алмаштырырга теләгән балаларга хезмәт күрсәтүче табибларга җинаять җаваплылыгы да каралган икән.  «Без, аларны яратуны, безнең алар яклы булуыбызны һәм аларга үз-үзләрен эзли алалар дип әйтүебезне белеп  торсыннар өчен, ул балаларны якларга тиешбез»,—дигән Байден.

         Кешелек өчен дә, теләсә кайсы дин кануннарына да каршы килүче мондый законнарның ахыры яхшы булмаячагы көн кебек ачык. Кая бара бу дөнья?

Фото: newsae.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас