

Украина энергетика инфраструктурасының җимерелүе Киевның җиңелүен якынайта, дип белдерде Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин.
Билгеле булуынча, октябрь башыннан алып Русия югары төгәллектәге корал белән Украинаның хәрби һәм энергетика объектларына һөҗүм ясый. Русия оборона министрлыгы белдерүенчә, билгеләнгән нокталар барысы да юк ителә. Украина мәгълүматларына ярашлы, 10 октябрьдән алып илдә гидро- һәм җылылык электрстанцияләре калмаган диярлек.
Украина президенты Владимир Зеленский АКШ президенты Джо Байден белән сөйләшүендә Украинаның 50 процент инфраструктурасына зыян килүен раслаган.
Фото: proxy-tut.herokuapp.com