Дөньяда ниләр бар?
14 декабрь 2022, 06:19

Табибка вакытында мөрәҗәгать итмәгән

Бер хатын 20 еллап аркасындагы шеш белән йөргән. 

Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Подмосковье хирурглары  олы яшьтәге хатынның аркасыннан бик зур майлы шешне кисеп алган. Әлеге шеш аның умыртка сөяген кәкрәйткән һәм бөкрелегә охшаткан.

Хатын вакытында табибларга  мөрәҗәгать итмәгән һәм бу шеш белән 20 еллап яшәгән. Соңгы елларда майлы шеш кинәт үсә башлаган һәм  хатынның аркасында зур бөкре хасил булган.

“Табибка килгәндә аның липомасы 30*40 см иде инде, ул умыртка сөягенә басым ясаган. Пациент хатын аркасына ятып йоклый алмас дәрәҗәгә җиткән”, – диләр Долгопрудный үзәк шәһәр дәваханәсендә.

Операция ярдәмендә  майлы шешне кисеп ташлаганнар. Тукымалар арасындагы эчке сыекча чыгып бетсен өчен махсус дренажлар урнаштырганнар. Табиблар белдерүенчә, тиз арада хатын дәваханәдән терелеп  чыгарга тиеш.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас