Дөньяда ниләр бар?
13 декабрь 2022, 19:10

Элекке министрдан бурычларын түләткәннәр

Бик әйбәт булган.

newsae.runewsae.ru
Фото:newsae.ru

Дагыстан башлыгы хакимияте   эш урыныннан бирелгән фатирның коммуналь хезмәтләре өчен түләмәгәнгә күрә элекке авыл хуҗалыгы министры Батал Баталовтан суд аша  дистәләрчә мең сум акча түләткән. Чиновникның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 77 мең сум бурычы җыелган, ди.

Баталов Авыл хуҗалыгы министрлыгын 2013тән алып 2015 елга кадәр җитәкләгән, соңыннан – 2021-2022  елларда. Вазифасыннан киткәч, түрә коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларын түләмичә эштән бирелгән фатирны да бушаткан. Аңа кисәтү белән хат җибәргәннәр, аннары мировой судка чакыру килгән. Баталов бу ике документның берсен дә исәпкә алмаган.

Дагыстан башлыгы хакимияте Махчкала шәһәренең Ленин район судына мөрәҗәгать иткән. Судья башкарма язу әзерләгән һәм акчалар  суд утырышларын инкарь иткән элекке министрның исәбеннән автомат рәвештә салдырылган.

Бик әйбәт булган. Кайчакта түләнгән штрафлары  ни сәбәпледер интернетта күренмәгән очракларда гади кешеләрнең исәпләреннән кат-кат акча салдыралар әле. Ә монда шулкадәр бурыч җыелып киткән. Яхшы иткәннәр түләтеп. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас