

Бөекбританиядә яшәүче 46 яшьлек Джонни Росс 7 ай эчендә 28 килограмм гәүдә авырлыгыннан котылган һәм сәламәтлеген ныгыткан.
Бар да Раштуа уңаеннан үткәрелгән гаилә табыныннан башланган. “Табын артында хатынымның әтисе миңа турыдан-туры ябыгырга кирәк дип әйтте. Аның шулай кистереп әйтә торган гадәте бар иде. Моны ишетү күңелемә авыр булды, гәрчә аның ул моны яхшы ният белән әйтсә дә”, – дип искә ала Росс.
Ир күптәннән инде ябыгырга һәм сәламәтлеге белән бәйле проблемалардан котылырга теләгән. Аның гәүдә авырлыгы 112 килограммга җиткән, ул умыртка сөяге авыртудан һәм югары кан басымыннан җәфаланган. Росс ябыгырга һәм моның өчен иң элек чипсы белән шоколадтан баш тартырга карар иткән.
Ир ябыгучылар өчен кушымта йөкләгән һәм туклану гадәтләрен үзгәртә башлаган. “Моңа кадәр кичләрен еш кына капкалап йөри идем һәм бу гадәттән котылырга уйладым. Көн саен эчелгән 3-4 банка газировканы суга алмаштырдым”, – дип сөйли ул. Росс иртәнге ашларга смузи (яшелчә-җимешләрдән коктейль), төшке ашка тунец балыгы яисә тавык ите кушылган салат әзерли башлаган, ә кичләрен яшелчә һәм тавык ите (я балык) ашауны гадәткә керткән. Төп ашау вакытлары арасында капкалап аласы килсә, Росс җимешләр яисә аз гына туңдырма ашаган.
7 ай үтүгә аның гәүдә авырлыгы 85 килога кадәр төшкән. “Минем ябыгуым гаиләм һәм дусларым өчен көтелмәгәнрәк булды. Күп комплиментлар ишеттем, әмма иң төп нәтиҗә – үземә карата үзгәргән мөнәсәбәт һәм ышаныч тойгысы”, – дип уртаклаша сөенече белән британияле. Хәзер инде минем энергиям күп, балалар белән бергә футбол да уйный алам, дип өстәгән ул. Россның тормышка булган карашы да үзгәргән: ул табигатьтә үткәргән вакыттан ләззәт ала һәм ял кадерен белән башлаган.
Чыганак: lenta.ru
Фото: dailylenta.ru