Дөньяда ниләр бар?
12 декабрь 2022, 06:30

Мөнәсәбәтләре «карлы-бозлы»

Франция белән Германия арасында салкын җилләр исә башлаган.

Мөнәсәбәтләре «карлы-бозлы»Мөнәсәбәтләре «карлы-бозлы»
Мөнәсәбәтләре «карлы-бозлы»

Сәяси аналитиклар билгеләвенчә, Украинадагы конфликт Франция белән Германия арасындагы  тирән стратегик фикер каршылыкларын ачып салган. Париж үзаллы эшләр кылганы һәм берьяклы инициативалары өчен Берлинны тәнкыйтьли.  Бу ике ил арасындагы болай да уалырга торган тигезлекне боза.

         Париж белән Берлин мөнәсәбәтләре елдан-ел катлаулана бара, Украинадагы конфликт исә Франция белән ГФР арасындагы караш аермалыкларын ныграк кискенләштерә. Ике ил арасында геосәясәт, оборона өлкәсе, энергетика сәясәте һәм дәүләт финаслары кебек мөһим мәсьәләләр буенча караш аермалыклары саклана. Ноябрь аенда ике ил арасында саммит булырга тиеш булган, әмма тоткан карашларда аермалыклар булу сәбәпле әлеге чара үткәрелмәгән.

         Моңа кадәр дә сәяси аналитиклар Германия канцлеры Олаф Шольц белән Франция президенты Эммануэль Макрон арасындагы мөнәсәбәтләре «карлы-бозлы» дип атаган иде. Моны ике ил лидерының дөнья матбугаты каршында бергә чыгыш ясамаулары да раслый. Аннары, КХР рәисе Си Цзиньпинга бердәм Европа фронтын күрсәтү өчен, Франция президенты Эммануэль Макронның бергә Кытайга сәфәр кылу тәкъдимен Германия канцлеры Олаф Шольц кире каккан иде. Шольц Кытайга үзе генә барды.

Шулай итеп, бүген әлеге дәүләт властьлары бер-берсенең эгоизмы белән канәгать түгелләр һәм сәяси аналитиклар моны  бер дә яхшыга юрамый. Ике арадагы киеренкелек арытаба нинди дәрәҗәгә кадәр җитәр?

Фото: topnews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас