

Оборона министры Гвидо Крозетто ел ахырына кадәр хөкүмәт Киевка хәрби ярдәм күрсәтү буенча яңа пакет әзерләми дигән.
Крозетто белдерүенчә, соңгы вакытта Киев, энергия җитмәү сәбәпле, генераторлар сорый икән. Министр Италиянең «НАТО карарлары нигезендә» Украинага ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген, ләкин ярдәм күләмен соңрак билгеләячәкләрен белдергән.
Аңа кадәр, Италиянең элеккеге премьер-министры һәм «Биш йолдыз хәрәкәте» партиясе лидеры Джузеппе Конте Евросоюз һәм НАТОның Украинадагы конфликтка карата сәясәтләрен үзгәртүләрен таләп иткән. Сәясәтче Украинага корал озату конфликтны чишәргә ярдәм итми, дипломатиягә күчү мөһим дип белдергән.
Фото: m24.ru