

Төптән уйламыйча Украинага ярдәм күрсәтү аркасында Европа Союзы бурыч сазлыгына кереп батмагае дигән хәвефен белдергән Венгрия премьер-министры Виктор Орбан.
Шул ук вакытта ул Украинга 18 млрд. евро акча бүлүгә карата Будапештның тыю салуы турындагы мәгълүматны: «Бу дөрес түгел»,—дип, кире каккан. «Венгрия ике яклы нигездә Украинага финанс ярдәме күрсәтергә әзер»,—дигән ул.
Орбан проблеманы бурыч артуы хисабына чишү карарын тәнкыйтьләгән. Европа көчле киләчәген «зур бурыч күчләрендә» түгел, ә ЕСның көчле илләрендә төзергә тиеш дип саный ул.
Фото: 1sn.ru