+21 °С
Болытлы


Сургутта 12 яшьлек кызның ашказаныннан зур чәч йомгагы алганнар.
Табиблар тартып чыгарган йомгак 20гә 12 см зурлыкта икән. Бу кыз бәләкәй чагыннан ук чәч очларын чәйнәргә гадәтләнгән һәм авызына эләккән берен йоту барган. Чәч бөртекләре эчтә җыелып яткан.
Ашказаны авыртуына зарланган кызны әнисе дәваханәгә тикшерергә алып барган һәм нәтиҗәдә шундый хәл ачыкланган.