

Очрашуда катнашучылар уртак газ базарын фомалаштыру, энергетика өлкәсендә ведомствоара совет оештыру, бердәм хезмәт базары үсеше һәм башка мөһим мәсьәләләрне тикшерә.
Русия лидеры саммит кырларында ике яклы форматта коллегалары белән фикер алышачак. Мәсәлән, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян белән аерым очрашу планлаштырылган. Саммитта Русия, Казахстан һәм Үзбәкстан арасында газ буенча өчъяклы союз булдыру мәсьәләсен күтәрү карала.
Билгеле булуынча, Евразия икътисади комиссиясе универсал түләү системасын булдыруны карый. Әлеге система уртак түләү карточкасын (БРИКС+ЕАЭС) чыгаруны күзаллый. Ул ЕАЭСның әгъза-дәүләтләре Кытай (Union Pay), Һиндстан (RuPay), Бразилия (Elo), уртак милли системаларын («Мир», «Белкарт» и һ.б.). берләштерәчәк. Шулай итеп, 2025 елга кадәр ЕАЭСта капиталның ирекле йөрүенә һәм финанс хезмәтләрен күрсәтүгә шартлар тудырылачак.
ЕАЭСка Русия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстан керә. Союз турындагы килешү 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. 2018 елдан - Молдавия , 2020 елдан Үзбәкстан һәм Куба ЕАЭСта күзәтүче дәүләт статусында.
Фото:daytimenews.ru