Дөньяда ниләр бар?
9 декабрь 2022, 11:49

Түрә малае укытучыны фахишә дип атаган

Педагог артыннан күзәтеп, кадрда ямьсез сүзләр әйтеп, видеога төшереп йөргән.

edu.gov.ruedu.gov.ru
Фото:edu.gov.ru

Чабаксарда Росреестрның Чувашия филиалы директоры Игорь Татураның малае Георгий география укытучысы артыннан күзәтү оештырган. Ул хатын артыннан барган һәм видео яздырган.

“Сегодня в нашей программе главная шлюха страны. Единственное, что обидно, я сейчас соляру трачу на эту шлюху. (...) У нее нет мужика, который будет ее банально возить. (...) Какой же надо быть уродливой мразью”, – ди Татура видео кадрлары артында.

Георгий Татура роликны “шәхси куллану өчен төшердем” дип акланган һәм аның ничек интернетка таралуын белмим, дигән. Бер көннән ул укытучы алдында гафу үтенеп тагын бер видео яздырган. Татура начар билге алганы өчен шулай кылануын аңлаткан.

Чувашиянең Мәгариф министрлыгында бу хәлгә аңлатма биргәннәр. Ведомствода “буллинг, сталкинг һәм шутинг”ның профилактикасын көчәйтергә киңәш иткәннәр. Педагогларга карата әхлаксыз мөнәсәбәттә булуны да, “гаиләдән килгән  бар нәрсәгә күз йому тәртибен” дә  гаепләгәннәр.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас