

EdgyLittlePiece киемнәре брендының моделе – матур гына туташ – камера алдында мәрхүмне җирләгәндә кия торган киемнәр киеп күрсәткән. Һәм әйтергә кирк, бу гамәле белән үзенең подписчикларын уңайсыз хәлгә куйган. Чөнки кием, урыслар әйтмешли, чамасыз “откровенный” булып чыккан. Моны исбатлаучы видео TikTokта да пәйда булган.
Кадрларда туташ – җиңсез, билгә тиклем ачык, җепләр белән генә эләктерлеп куючы, кара төстәге мини-күлмәктә. Аны кигәч, гәүдәнең һәм күкрәкләрнең бер өлеше ачык кала. Модель видеода күрсәтүенчә, күлмәккә бүгеннән заказ бирергә була, җепләрен тарттырып, гәүдәнең ачык урынарын бераз капларга да мөмкин икән.
Киемне комментарийләрдә төрлечә бәяләгәннәр: “Мин җирләүгә мондый киемдә килсәм, миннән баш тартырлар иде”, “Болай киенсәм, мәрхүм абзыем кабердән терелеп чыгар иде”, “Моны киеп килсәм, үзем табутта ятар идем”, “Бу – санга сукмау! Хөрмәт итмәү!” – дип язып калдырганнар.
Кадр: @edgylittlepieces