

Хат алышу буенча дөньяда иң өлкән дусларга йөзәр яшь тулган.
Британияле Джеф Бэнкс һәм америкалы Селесте Бирн социаль челтәрләр барлыкка килгәнче үк хат алышканнар. Язышырга һич тә иренмәгәннәр. Алар 1938 елда ике ил студентлары арасында элемтәләр алмашу программасы буенча танышкан булганнар. Һәм менә әлегә кадәр элемтәне өзмиләр.
Күптән түгел ике дус интернетта Zoom программасын үзләштергән. Хәзер исә экран аша бер-берсен күреп, тормыш хәлләре турында сөйләшәләр. Дуслар 2000 елларда нибары ике тапкыр күрешкән.
Менә шундый бик озакка сузылган дуслык тарихы. Сезнең чит җирләрдә дусларыгыз бармы? Булса, танышуыгыз тарихын безгә язып җибәрегез.