Дөньяда ниләр бар?
9 декабрь 2022, 07:13

18 сантиметрлы...

Мексика хирурглары 200нче кешенекен кисеп алганнар.

18 сантиметрлы...18 сантиметрлы...
18 сантиметрлы...

XXI гасырда койрыклы кешеләр элеккегә караганда ешрак очрый башлаган. Күптән түгел Мексикада хирурглар 200нче кешенең койрыгын кисеп алганнар. (Табиблар киселгән койрыклар исәбен алып бара икән).

Моңа кадәр Бразилиядә бер баланы 12 сантиметрлы койрыннан азат иткәннәр. 2016 елда Һиндстанда 18 сантиметр озынлыктагы койрыгы белән бер яшүсмер хушлашкан.

Галимнәр бит элек кешеләр койрыклы булган дип ышандыра. Борынгы ата-бабаларыбызның койрыгы кайчан үсми башлагандыр, бу төгәл билгеле түгел. Мөгаен, аны "үстерү" өчен җаваплы булган ике ген эшләүдән туктагандыр, дигән фаразлар бар. Ләкин алар, кайчакта шулай уянып алып, үзләренең барлыгын искә төшерәләр.

Галимнәр кешеләрдә койрык үсә башлады дип чаң сукмый әлегә – феноменны массакүләм дип атап булмый. Әллә табигать кешеләрдә кайчандыр булган койрыкны яңадан "кайтарырга" уйлый микән? Мондый процессны биологлар энволюция, ягъни кире эволюция дип атыйлар. Галимнәр дә, "әгәр кешегә койрык үссә, нәрсә булыр иде" дигән сорауны еш күтәрә...

18 сантиметрлы...
18 сантиметрлы...
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас