Дөньяда ниләр бар?
8 Декабря 2022, 09:40

Монголиядә халык урамга чыккан

Моңа кадәр тыныч булган Монголиядә дә халык ризасызлык белдереп урамнарга чыккан.

Монголиядә халык урамга чыкканМонголиядә халык урамга чыккан
Монголиядә халык урамга чыккан

Халык хөкүмәт эшчәнлегенә зур ризасызлык белдергән. Шау-шу илдә 12 млрд. долларлык ташкүмер урлау тарихыннан соң кабынып киткән.  Протест белдерүчеләр ришвәтче чиновниклар исемнәрен кычкырып атауны һәм аларга җәза бирүне таләп иткән.

Монголия Кытайга ташкүмер сата. Бу очракта Монголиядән экспортка чыгарылган ташкүмер күләме Кытай сатып алган күләмнән күпкә аерылган. Ә илнең бөтен ташкүмер экпортының 86 проценты Кытайга озатыла икән.

         Бу таләпләрдән соң Монголия парламенты ташкүмер урлау мәсьәләсе буенча ачык утырыш үткәрергә карар иткән. Парламент  халык суды процессын үткәрү өчен гаебе булган вазифалы кешеләр исемлеген атарга вәгъдә иткән.

         Монголия президенты Ухнаагийн Хурэлсух киңкүләмле протестлар сәбәпләрен ачыкларга һәм ташкүмер урлау эше буенча тикшерү эшләре үткәрергә һәм аның нәтиҗәсен ачыкта-ачык халыкка җиткерү бурычын куйган.

         Р.S. Монголия юстиция министрлыгы ташкүмер урлау эше буенча 8 кешенең кулга алынуын белдерде. Алар арасында «Әрдәнәс Таван-Толгой» ташкүмер табу һәм экспортлау дәүләт компаниясе җитәкчесе Баттулгын Ганхуяг та бар. Калганнары Ганхуяганың туган-тумачалары һәм малтабарлар. Аларның офис һәм йортларында тентүләр бара. Тикшерү эшләрен махсус төзелгән эш төркеме үз контролендә тота.

Фото:iz.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас