Дөньяда ниләр бар?
8 декабрь 2022, 09:56

Кытай чикләүләрне йомшартырга мәҗбүр

Ноябрь ахырыннан алып Кытайның Пекин, Шанхай, Ухань, Гуанчжоу һәм Урумчи калаларында протестлар бара. 

Кытай чикләүләрне йомшартырга мәҗбүрКытай чикләүләрне йомшартырга мәҗбүр
Кытай чикләүләрне йомшартырга мәҗбүр

Протест Урумчи шәһәрендә чыккан янгында 10 кешенең һәлак булуы сәбәпле кабынып киткән. Фаҗигагә коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр сәбәпче булган. Чөнки чикләүләр янгын машиналарына ут чыккан бинага якын барырга комачаулаган һәм шул сәбәпле кешеләрне коткарып булмаган.

         Илнең зур шәһәрләрендә протестлар килеп чыгу сәбәпле Кытай властьлары коронавирус аркасында кертелгән профилактик чикләү чараларын йомшартырга мәҗбүр булган. Пекин территориаль –хакимият берәмлекләре буенча түгел, ә биналар, фатирлар, йорт хуҗалыклары буенча югары хәвеф зонасын булдырган. Властьлар шулай ковид-19 белән билгеләрсез авыручыларга өйдә үзизоляциядә утыру яисә ирекле үзәкләштерелгән карантинны сайлау мөмкинлеген биргән.

         Кытай властьлары шулай ук  балалар һәм өлкән яшьтәгеләргә, вирус йоктыру куркынычы белән бәйле булмаган хезмәттә эшләүчеләргә ПЦР-тест үтүне дә бетергән.

         Шулай итеп, Кытай властьлары да яңа коронавирус аркасында илдә кертелгән профилактик чикләү чараларын  йомшартырга мәҗбүр булды.

Фото: dymontiger.livejournal.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас