Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 декабрь 2022, 00:01

Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана

Рәхмәт инде...

Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана
Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана

Новосибирск шәһәр советы депутаты Светлана Каверзина шәһәр тукталышларының берсендәге агач бәдрәфне ремонтлатуы турында отчет урнаштырган. «Алайса, ишексез булгач, җил керә иде. Аңа кадәр (ишеген урнаштырганчы) юдылар һәм антисептик белән эшкәрттеләр. Санитар хәлен күзәтеп торачакбыз. Безнең машина йөртүчеләр яраклы шартларда эшләргә тиеш», – дип язган депутат.

Ни өчендер сайлаучылар гына рәхмәтсез булып чыккан – депутатны мактарга бер дә теләмиләр.

«Русия! 21нче гасыр!»
«Бу нәрсә, шаяртумы?»

«Нинди хурлык!»

«Моңа кадәр нәрсә булганын каравы кызыклы булыр иде».

«Тырышлык өчен рәхмәт, билгеле, әмма бу пост бөтен дөньяга хәзерге Русияне күрсәтә».

Депутат ханым үзенә негатив язучыларга җавап та яза. «Бу – Новосибирск районы, анда шундый бәдрәфләр», – дип, бәдрәф кирәклеген тәкрарлый, башка «берни дә эшләмәгән» депутатларны тәнкыйтьли. Аның бу тәнкыйте белән килешүчеләр дә бар.

Депутат бәдрәфкә ишек куйдыру өчен ниләр эшләвен дә язган. «Депутат имзасы куеп рәсми хатлар яздым, депутат мөрәҗәгате ясадым, Новосибирск шәһәр транспорт департаменты җитәкчесе белән очраштым, видеога төшердем. Бу – темага беренче пост кына түгел, ә аерым бер эш нәтиҗәсе». 

Постлардан күренгәнчә, бу ханым, шушы бәдрәфкә ишек сорап, инде сентябрь аенда ук видеоотчет яздырган булган.

Сүз уңаеннан, Новосибирск – миллион кеше яшәгән шәһәрләр арасында иң салкыны санала.

Шуңа да комментарийлар арасында «стандарт буенча бу – будкада булырга тиеш» дип язганнар. Бу комментарийга депутат җавап бирмәгән. Ишек куйдыру депутат өчен шундый каза булгач, җылы бәдрәф куйдыруның нинди көч сораганын аңлатырга хәле калмагандыр. 

Чыганак: "Интертат"

Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана
Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана
Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: