Дөньяда ниләр бар?
7 Декабря 2022, 12:48

Рамил Шәмсетдинов махсус хәрби операциягә җибәрүләрен үтенгән

Бу хакта аның адвокаты хәбәр итте. 

vk.comvk.com
Фото:vk.com

2019 елда  Забайкалье хәрби частенда 8 хезмәттәшен атып үтергән һәм моның өчен 24 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән Рамил Шәмсетдинов Украинадагы махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сораган. Бу хакта Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев белдерде.

Шәмсетдиновның әтисе улының теләген хуплаган. “Рамил кечкенәдән хәрби булырга теләде, армиядән соң ул контракт буенча хезмәт итәргә хыялланган иде”, – дип язган адвокат бу хакта үзенең Телеграм-каналында.

Нагиев сүзләренчә, әлеге вакытта Шәмсетдинов Төмәндәге (ул чыгышы белән Төмән өлкәсеннән)  икенче санлы холык төзәтү колониясендә җәзасын үти. Ул эшли, башка тоткыннар белән конфликтларга керми, ди юрист.

Daily Storm язуынча, хөкем ителгән срочник Украинага “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе составында үз теләге белән сугышка китәргә теләгән.  

“Конкорд” компанияләр төркеменең (“Вагнер” шәхси хәрби компаниясе шунда керә) матбугат хезмәтендә  хөкем ителгән Шәмсетдиновның махсус хәрби операциядә катнашу ихтималлыгы хакындагы әйтә алмыйбыз, дигәннәр.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 25 октябрендә Забайкалье краеның Горный поселогындагы хәрби частьта Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләрен атып үтерде. 8 кеше һәлак булды, тагын 2 кеше  каты яраланды. Суд барышында Рамилнең яклаучысы присяжныйларны җинаятьнең бабайчылык һәм мәсхәрәләүләр нәтиҗәсе икәнлегенә ышандыра алды. Хәрби частьта өлкән хәрбиләр һәм офицерлар тарафыннан срочникларны мыскыл итү гадәте таралган булган.

Чыганак: lenta.ru

Фото: vk.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас