

Иркутск өлкәсендә бер ир бүре вольерында өч көн яшәгән. Соңыннан ул ерткыч белән бергә яшәүнең ничек икәнен һәм бу кылыгының максаты хакында сөйләгән.
Эксперимент “Себер зоопаркы” реабилитация үзәгендә үткән. Бу үзәк хезмәткәрләре бәлагә юлыккан җәнлекләргә ярдәм итә һәм аларның үз-үзен тотышларын күзәтә. Тәҗрибә кысаларында үзәк хезмәткәре Андрей Абрамов Серега кушаматлы бүре вольерына вакытлыча яшәргә күченә. Шул рәвешле ул Сереганың һава температурасы үзгәрешләрен ничек кичерүен, күпме ризык ашавын, үз территориясен ничек саклавын, кайчан һәм ни өчен улавын, башка җәнлекләргә нинди мөнәсәбәттә булуын ачыкларга тиеш була.
Эксперимент өчен Абрамовны җылы киемнәр, термос белән чәй, телефон һәм күзәтмәләрне язып барыр өчен журнал белән тәэмин итәләр. Андрейга уңайлырак булсын өчен вольерны ылыс һәм печән белән җылытканнар. Абрамов сүзләренчә, бүре тәүге төндә үк аңа уңайлы урынны биргән, үзе ишек төбендәрәк йоклаган. Шулай да Сереганың кунакчыллыгы экспериментаторның хәлен җиңеләйтмәгән: Андрей урын кысан булуга һәм ерткычның гырылдавына зарланган.
“Аякларны сузып ята алмаудан җәфаландым. Ә минем йокы капчыгы астындагы печәннән тузан күтәрелә иде. Борын тыгылудан әледән-әле уяндым. Көчле җил һәм Ангарадан килгән югары дымлылык хәлемне тагы да катлауландырды. Өшеп, вольерда учак яккан чаклар да булды, ярый әле коллегалар китергән чәй һәм ризык булды җылынырга. Ә иң эчне пошырганы – Сереганың коточкыч гырылдавы!” – ди Андрей, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Абрамов бу өч көндә бүре генә түгел, үзе турында да күпне белүен сөйли. Серега белән яшәү чорында ул коллегалары ярдәменә бик мохтаҗ булуын да, техниканың ышанычсызлыгын да, кыргыйлана язуын да таныган. Аралашу кытлыгы сәбәпле ул Серега белән көнкүрешләре хакында сөйләшә башлаган.
Эксперимент тәмамлану белән зоопарк хезмәткәрләре җыелган мәгълүматны эшкәртергә ниятли. Алар фикеренчә, бу мәгълүматлар арытаба эштә кирәгәчәк.
Чыганак: lenta.ru