Дөньяда ниләр бар?
3 декабрь 2022, 10:00

Комада яткан хатын туган көнендә аңына килгән

Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә булган. 

chelny-izvest.ruchelny-izvest.ru
Фото:chelny-izvest.ru

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме станциясе (БСПМ) табиблары могҗизалы очрак турында хәбәр иткән. 14 көн комада яткан хатын туган көнендә аңына килгән. 

Наталья исемле хатын коронавирус белән авырый һәм аның үпкәләренең 90 проценты зарарланган була. Ул 14 көн дәвамында ясалма йокы халәтендә комада була. Аның исән калуына өмет тә кимегәннән-кими. Натальяның гомерен саклап калу өчен кардиореанимациянең бөтен коллективы – 40тан артык кеше тырыша.

18 ноябрьдә, үзенең туган көнендә, Наталья күзләрен ача, ике көн узгач, үзе сулыш ала башлый.

Әлеге очракны табиблар могҗиза дип атый. Әгерҗе районында яшәүче 41 яшьлек Наталья БСМПга килгәндә, миокард инфаркты һәм ковидтан барлыкка килгән пневмония кичерә. Үпкәләренең 90 проценты зарарланган була.

Авырган чакта Наталья бөтенләй диярлек үпкәләрсез кала, сулыш алу җитешсезлеге була. Авыруның хәлен үпкәләрне ясалма җилләтү дә җиңеләйтә алмый башлый.

Хәзер Наталья бер көндә ике туган көнен бәйрәм итә ала, дип яза "Челнинские известия"

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас