Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2022, 08:12

Укучыларны дистанцион белем алуга күчергәннәр

Кайда бу?

63ch.ru63ch.ru
Фото:63ch.ru

Украина  чигендә урнашкан Курск өлкәсенең Суджан районында бүгеннән хәвефсезлек максатында барлык мәктәпләрне дә дистанцион белем алуга күчерәләр. Бу хакта төбәк губернаторы Роман Старовойт белдерә. Ул Суджан районының 9 мәктәбе моңарчы дистанцион уку форматына күчерелгән иде, дип белдерде. Хәзер инде районның барлык белем учреждениеләрен дә  шундый режимга күчерү карарын кабул иткәннәр.

“Кызганычка каршы, бүгенге хәлләр мәктәпкә йөреп укырга рөхсәт итми. Укучылар һәм педагогларның иминлеген күз уңында тотып, шундый карар кабул ителде”, – дип аңлата Старовойт.

19 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин илнең 8 төбәгендә, шул исәптә Курск өлкәсендә  дә, уртача дәрәҗәдәге реагирование режимын кертте. Бу җәмәгать тәртибе сагын көчәйтү һәм энергетика объектларында хәвефсезлек режимын арттыруны күзаллый.

Дөньялар берүк тынычлана күрсен иде... Көн саен шуны теләп көнебезне башлыйбыз. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас