Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2022, 15:39

Бер тапкыр туп тибүдән имгәнеп калган

Бәла чыннан да аяк астында шул...

YOURSITE.RUYOURSITE.RU
Фото:YOURSITE.RU

Англиянең Канви-Айленд шәһәрендә яшәүче ир, футбол уйнагач, гарипләнеп калган. Футбол яратучы 37 яшьлек Дейл Эллиотт тупка тибү белән аягында көчле авырту тойган. Ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Дәваханәнең травматология бүлегендә 7 сәгать яткан, аннары кичектергесез ярдәм бүлегендә 6 сәгать вакыт көткән. Ирнең авыртуга зарлануларын табиблар җитди кабул итмәгән. Әмма аягы коточкыч нык шешкән, хәле дә начарая башлаган. “Кичергән авыртуны аңлатып бирә алмыйм. Ул шулкадәр көчле иде. Табиблар миңа ике доза морфий бирде, ә ул бөтенләй тәэсир итмәде. Шунда гына табиблар эшнең никадәр җитди икәненә төшенде бугай”, – дип искә ала ир.

Яхшылап тикшеренү үтәр өчен Эллиотт тагын 8 сәгать көтә. Табиблар сүзләре буенча, аңарда сирәк очрый торган компартмент-синдром барлыкка килгән. Бу очракта аякның аерым бер мускулларында кан басымы күтәрелгән, нәтиҗәдә  аякта  гомум кан әйләнеше бозылган. Аяк тукымалары зарарлана башлаган. Аяк эчендәге кан басымын киметер һәм авыртуны басар өчен, хирурглар Эллиоттның аягында кисемнәр ясыйлар. Әмма операция ярдәм итми. Аяктагы басым кимеми һәм ул карая башлый. Табиблар тагын 5 (!) операция ясый, тик ирнең хәле бер дә алга таба булмый. Хирурглар ампутация турында сөйләнә башлый.

“Шулчак "миннән китәргә теләмисеңме", дип сорады Дейл. Мин сиңа аяк-кулларың һәм башың булганга гына кияүгә чыкмадым бит дидем”, – хатыны бу хәл турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый.  

Эллиотт икенче дәваханәдә  тагын өч операция  кичерә, хирурглар, ниһаять, аяктагы үле мускулны алып ыргыта. Басымны нормальләштерәләр, Эллиотт терелә. Әле тагын 3 ай дәваханәдә күзәтү астында ятачак. Аягын саклап кала алсалар да, ни кызганыч,  Эллиотт беркайчан да футбол уйный, машина йөртә, балалары белән велосипедта йөри  алмаячак. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас