

Чара чикләрендә Бухарестта илнең чит ил эшләре министры Богдан Ауреску украин коллегасы Дмитрий Кулеба белән очрашкан. Алар Украина инфраструктурасы, аеруча энергетикасы буенча, сөйләшкәннәр. Румыния Киевка төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтәчәген белдергән.
Министр Ауреску очрашу вакытында чираттагы тапкыр Киевны молдован дип аталган телнең булмавын танырга чакырган.
Мәгълүм булуынча, 2009 елда Бухарест молдованнар өчен гражданлык алуны гадиләштергән. Молдавиядә яшәүчеләрне румын телен, ил тарихын һәм мәдәни традицияләрен үзләштерү буенча сөйләшү-сынаудан азат иткән. Молдованнарга румын паспортын алу мөмкинлеге дә тудырылган. Тарихтан: бүген өчтән ике өлеше Молдавиягә туры килгән Бессарабия 1940 елга кадәр Румыниянең бер өлеше булган.
Быел Молдавиянең элеккеге премьер-министры Юрий Лянко, хәрби янаудан саклану сылтавы белән, НАТО һәм Евросоюз саклавы өчен илнең Румыния белән берләшүе мөһимлеге турында белдергән. Ә инде Молдавиянең гамәлдәге президенты Майя Санду халык хуплаган хәлдә генә ил Румыниягә кушыла ала дип саный. Тик әлеге вакытта халык мондый үзгәрешләр теләми дигән ул.
Фото: news-kiev.ru