Дөньяда ниләр бар?
1 декабрь 2022, 08:54

Польша Украинаны бүлгәләргә омтыла

Польша Украина көнбатышындагы җирләрне тартып алуга әзерләнә, дип белдерде Русия тышкы разведка хезмәте җитәкчесе Сергей Нарышкин.

Польша Украинаны бүлгәләргә омтылаПольша Украинаны бүлгәләргә омтыла
Польша Украинаны бүлгәләргә омтыла

Нарышкин раславынча, Варшава Украинаның Львов, Ивано-Франковский һәм Тернополь өлкәсенең зур өлешен аннексияләргә җыена.

         Польша властьлары НАТО буенча партнерларының Русия белән килешүгә омтылыш ясавыннан куркып шулай ашыга, ди Нарышкин.

         Варшава Украинага хәрби ярдәм күрсәтүе, украин мигрантларын сыендыруы, шулай ук Украинаның Польша ягына очырылган ракета һөҗүмен "эндәшми йотканы" өчен үзләрен "компенсация"гә лаеклы дип саный.

         Сергей Нарышкин Украинаны кисәкләргә бүлгәләү планнарын ишеттергәннән соң, поляк властьларының ачулары кабаруын да билгели.

Фото: regnum.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас