Дөньяда ниләр бар?
1 декабрь 2022, 09:09

Өч мең инструктор җәлеп ителгән

Ике ай эчендә 300 меңнән артык резервта торучы һәм, шул исәптә, үзләре теләп хәрби операциядә катнашучылар өйрәтелгән.

Өч мең инструктор җәлеп ителгәнӨч мең инструктор җәлеп ителгән
Өч мең инструктор җәлеп ителгән

Русия оборона министры Сергей ШОЙГУ: "Өлешләтә мобилизация чикләрендә илебез һәм Беларусь Республикасы территорияләрендә яңа хәрби формированиеләрне хәрби укытуга 3 меңгә якын инструктор җәлеп ителде. Ике ай эчендә 300 меңнән артык резервта торучы һәм, шул исәптә, үзләре теләп хәрби операциядә катнашучылар өйрәтелде.

         Уку үзәкләрендә 8 меңгә якын хәрби машина һәм танклар экипажлары, артиллерия системалары, һавага каршы оборона чаралары, пилотсыз авиация һәм радиоэлектрон көрәш, элемтә аппаратлары комплекслары расчетлары әзерләнде",— дип белдерде.

Фото: discover24.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас