

Бу миллионнарча кешеләрнең эшләрендә өзеклекләр китереп тудырырга мөмкин, дип саный хөкүмәт министрлары.
Тимер юл хезмәте хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, укытучылар һ.б. хезмәт ияләре Раштуа җитү белән көн саен забастовкаларга чыгарга планлаштырганнар. Дәүләт хезмәтләрен ягъни чик буе хезмәтләре, паспорт бюросы, милли автомобиль юллары хезмәтчәннәре дә забастовкаларда катнашачакларын белдергән.
Раштуа забастовкасы йөзләрчә мең саулык саклау хезмәткәрләрен, шулай ук кул йөге ташучылар һәм җыештыручыларны яклаучы«Юнисон» профсоюзы артыннан яңгыратылган. Профсоюзлар кризис һәм инфляция сәбәпле эш хакларын артыруны таләп итәләр.
Бу вакыйгага кадәр Бөек Британия хөкүмәте илдә энергетика кризисына бәйле протестларга тумагае дигән хәвефле уйга калган булган. Властьлар күзаллавынча, электрга югары бәяләр киңкүләмле чуалышларга китерергә һәм корольлектә җинаятьчелек кабынуына китерергә мөмкин.
Фото: news.myseldon.com