Дөньяда ниләр бар?
1 декабрь 2022, 09:30

Беренче сәфәр Русиягә булды

28 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин Кремльдә Казахстан президенты Касыйм Жомарт Токаев белән очрашты.

Беренче сәфәр Русиягә булдыБеренче сәфәр Русиягә булды
Беренче сәфәр Русиягә булды

Касыйм Жомарт Токаев инаугурация үтү белән иң беренче сәфәрен Мәскәүгә кылды. Владимир Путин аны президент сайлауларында ышанычлы җиңүе белән котлады һәм Казахстанның сәяси, социаль-икътисади тормышында билгеләнгән планнарын тормышка ашыруын теләде. Билгеле булуынча, Казахстанда президент сайлаулары 7 елга бер тапкыр үтә.

         Соңгы ярты елда үсеш буенча алга киткән илләр дә экспорт чикләүләрен арттырганда, Русия белән Казахстан киресенчә, глобаль күренешләрдән аерылып тора, дип билгеләде Касыйм Жомарт Токаев. АКШ һәм Евросюзның санкцион сәясәте җитди уңай нәтиҗәләр бирә. Әзер продукцияне озату буенча Казахстанның чик буе төбәкләрендә бөтен Евразия киңлеге өчен заманча һәм нәтиҗәле сәүдә хаблары төзелә. Бу Көнбатыш Казахстан өлкәсе территориясендә һәм Русия чигендәге Евразия чик буе сәүдә үзәге. Шундый ук хаблар Үзбәкстан белән Кыргызстан чикләрендә, һәм әлбәттә, Кытай белән чик буйларында төзелә. Шулай итеп, бернигә карамастан яңа глобаль логистика үзенә юл яра.

         Русия-Казахстан чигендәге 50 рөхсәт-үткәрү пунктының 30ы яңартылачак. Быелдан ун рөхсәт-үткәрү пункты төзелә башлаган. Русия белән Казахстан бөтен төбәкнең ныклы транспорт-логистика каркасын бергә төзи.  Бу Көнбатыш Кытай – Казахстан — Русия —Белоруссия тимер юл маршрутлары. Ул Новосибирскидан Алмата аша Кыргызстан һәм Үзбәкстанга тармакларын җибәрә, Каспий портлары, Европа—Көнбатыш Кытай һәм Новосибирск—Казахстан чиге автомобиль маршрутлары, Русия Казахстан, Төрекмәнстан һәм Иранны бәйләүче Төньяк-Көньяк халыкара транспорт коридорының көнчыгыш маршрутлары.Санкцияләр давыллары котырган мәлдә, Русия, Казахстан, Кытай, Иран, Төрекмәнстан, Һиндстан менә шулай бер-берсенә саен якыная баралар.

         «Мин чит илгә беренче сәфәремне нәкъ менә Русия Федерациясенә кылдым, бу исә тирән сәяси мәгънәгә ия һәм биредә билгеле бер символизм да бар»,—диде Казахстан президенты.

         Касыйм Жомарт Токаев үзенең беренче сәфәрен кайдадыр башка илгә кылса бу бик сәер дә булыр иде. Казахстан Русиядән тыш, тагын кем белән ныклы бәйләнгән?  Ике ил арасында чик буе —7598 километр тәшкил итә. Бу —коры җир буенча бер дә өзелмичә барган дөньядагы иң озын чик.

Фото: commons.wikimedia.org

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас