Дөньяда ниләр бар?
30 ноябрь 2022, 15:38

Муенына 4 килолы чылбыр тагып йөри, ди

Сез моңа ышанасызмы?

customs.gov.rucustoms.gov.ru
Фото:customs.gov.ru

Урал таможенниклары 4 килограммлы алтын чылбыры булган авиапассажирны туктатканнар һәм авыр бизәнгечне тартып алганнар. Федераль таможня хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ювелир эшләнмәсе үзара эретеп ябыштырылмаган звенолардан тора, ул 999 пробалы алтыннан ясалган. Гомум бәясе 10 миллион сумнан арта.

“Рейска теркәлгәннән соң пассажир “яшел” коридорга уза. Багажны рентген аша караганда инспектор игътибарын рюкзактагы шактый зур металл предмет җәлеп итә. Ир бу чылбырның шәхси кулланылыш өчен тәгаенләнүен һәм члбырны гадәттә муенына тагып йөрүен  әйтә”, –  диләр ведомствода.

Ә 2022 елның 1 сентябреннән 2023 елның 28 февраленә кадәр Русиядә  илдән кыйммәтле металлар әзерләнмәләре, ярымфабрикатлары һәм ватык-сыныкларын чыгаруга вакытлыча тыю кертелде. Тартып алынган чылбырны экспертизага озатканнар. Аның нәтиҗәсе буенча эшләнмәгә бәя биреләчәк һәм процессуаль карар чыгарылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Муенына 4 килолы чылбыр тагып йөри, ди
Муенына 4 килолы чылбыр тагып йөри, ди
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас