

Шаһитлар сүзләренчә, котырынган ир Башкортстанның тай боксы буенча җыелма командасы боксчысымын дип кычкыргалаган.
Уфа гипермаркетларының берсендә бер ир җәнҗал оештырган. Аты-юлы белән сүгенеп, кибет сакчыларына акырынган, аларны мәсхәрәләргә вәгъдә иткән. Видео кадрларында ике сакчы белән талашып торган ирне күрергә була.
“Мин сезнең икегезне дә ярам. Минем җыелма командам алдында җавап бирәчәксез”, – дип кычкыра ир видеоязмада.
Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, җәнҗал сәбәбе – ирнең кибет эчендә кулланган товар өчен акча түләмәве.
“Ир ниндидер җыелма командада торуы хакында кычкыргалады. Янәшәдәге хатыннан сораган идем, нинди команда дип. Ул Башкортстанның тай боксы буенча җыелма командасы диде. Соңыннан бу ир ниндидер Русланга шалтырата башлады. Бу кычкырыш-талаш ни белән тәмамлангандыр, белмим, без бәладән ераграк торыйк, дип, киттек. Әйткәндәй, күп сатып алучылар тиз-тиз таралышты, балалары булганнар аеруча”, – дип язган бу хәлнең шаһиты социаль челтәрләрдә.
Әле җәнҗал сәбәпләре ачыклана. Башкортстанның Спорт министрлыгында видеоязмадагы ирнең республиканың тай боксы буенча җыелма командасына нинди катнашлыгы барлыгын тикшерәләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, бу хәбәр расланмаган.
Чыганак: gtrk.tv