Дөньяда ниләр бар?
28 ноябрь 2022, 10:55

Сөяркәгә көнең калса

Капчыкта булыр башың...

Сөяркәгә көнең калсаСөяркәгә көнең калса
Сөяркәгә көнең калса

Капчыкта булыр башың...

 

 

Яратса болай кыланмас иде. Ничек уйлыйсыз?

Һиндстанның Бангалор шәһәрендә яшәгән 67 яшьлек эшкуар, туганнарына эш чыкты дип ялганлап, сөяркәсе янына ашыккан. Әҗәле ашыктыргандыр инде мәрхүмне. Яшь хатын белән гыйшык-мыйшык уйнаганда йөрәк өянәге тотып, “китеп барган”...

Өендә хезмәтче булып эшләгән бу хатын янына кунакка йөреп, күптән шулай “шаярган” булган инде ул.

Хатын куркудан югалып калган һәм аптыраудан абыйсы белән үз ирен чакыртып алган...

Хәлнең гротескын күз алдына китерү кыен түгелдер.

Бу өчәү киңәшләшеп, үзләрен үтерүдә гаепләүдән куркып, байның үле гәүдәсен пластик капчыкка салганнар һәм урамга чыгарып ташлаганнар.

Әмма без капчыкта ятмый шул. Полиция тикшерә торгач, бу хәлнең эзенә төшкән.

Тикшерүчеләр ирнең нилектән үлүен ачыклау белән мәшгуль. Аның үлеменә китергән сәбәбе йөрәк өянәге булса да, хатынга һәм аның якыннарына бу хәлне яшергән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Ярый әле, эшкуар мәете янына тагын берәү өстәлмәгән...

Фото: nation-news.ru

Сөяркәгә көнең калса
Сөяркәгә көнең калса
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас