Дөньяда ниләр бар?
28 ноябрь 2022, 13:30

Ростислав Морзагулов үзен чит ил агенты итеп таныган

Ә бит кайчандыр ул оппозиционерларны сүгә иде. Фикере тиз үзгәргән...

Русиядән киткән республиканың  Иҗтимагый палатасының элекке рәисе Ростислав Морзагулов үзен чит ил агентлары реестрына кертүне үтенгән.  Ул  Русиянең Юстиция министрлыгын Югары судка биргән. Бу хактагы хәбәр Морзагулов  үзе мөхәррирлек иткән  “Нецензурные новости” Телеграм-каналында чыккан. Анда инстанциянең гаризаны кабул итеп, теркәлүе турында язылган.

Дәгъвасында Морзагулов власть өчен дошманлы сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүен һәм чит ил тарафыннан финанслануын язган.

Гаризасында ул Русия Юстиция министрлыгының берни эшләмәвен законсыз дип табуны, ведомствоны Морзагуловны чит ил агентлары реестрына кертергә мәҗбүр итүне һәм ил законнарын бозган вазифа биләүче шәхесләргә карата чаралар күрүне сорый.

Исегезгә төшерәбез, Ростислав Морзагулов 2018 елда властька килгән Радий Хәбировның командасына керә иде. Ул  төбәктәге мәгълүмат сәясәтенә кураторлык итте, “Уфа” футбол клубы попечительлек советына җитәкчелек итте һәм Иҗтимагый палата рәисе булды.  Морзагулов быел мартта Русиядән китте.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас