Дөньяда ниләр бар?
28 ноябрь 2022, 08:40

ОДКБда бердәмлек бармы?

Әрмәнстан башкаласы Ереванда ОДКБ илләренең саммиты үтте.

ОДКБда бердәмлек бармы?ОДКБда бердәмлек бармы?
ОДКБда бердәмлек бармы?

Әлеге оешмага Русия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан керә. Бу илләр лидерлары Украина һәм Таулы Карабахтагы хәл-вакыйгаларны тикшергән.

Саммитта рәислек итүче Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян ике йомгаклау документына: Әрмәнстанга ярдәм күрсәтү карарына һәм йомгаклау декларациясенә кул куймаган.

Ереванга ни ошамаган соң? «Юбилейга карамастан, безнең кәеф бәйрәмчә түгел. Соңгы ике ел Әрмәнстан ике тапкыр агрессиягә дучар ителде», — дигән Пашинян утырышта. Премьер фикеренчә, декларациядә һәм ярдәм күрсәтү турындагы карар проектында  союздашлар  мөнәсәбәте карашыннан чыгып караганда, Әзербайҗан гамәленә карата тиешле сәяси бәяләү юк.  «Безгә мондый позиция  Әзербайҗан киләчәктә агрессив гамәлләр кылмасын өчен кирәк. Әзербайҗан ягыннан агрессия куркынычы сакланып кала»,— дигән ул. Бу ОДКБның төп документларының рухы һәм мәгънәсенә каршы килә дип, Пашинян документка кул куярга әзер булмавын белдергән.

Казахстан президенты Касыйм Жомарт Токаев үзенең чыгышында  тугандаш рус һәм украин халыкларының төзәлмәс үпкәләр белән дистәләрчә елларга як-якка таралуына юл куярга ярамый дигән. «Украина мәсьәләсенә килгәндә, тынычлык формуласын бергәләп эзләргә вакыт. Теләсә нинди сугыш тынычлык турындагы сөйләшүләр белән тәмамлана. Килешүгә ирешү өчен теләсә нинди мөмкинлекне файдаланырга кирәк»,—дигән Токаев. Ул шулай ук конфликтлар артуын билгеләгән һәм кризистан чыгуның иң нәтиҗәле юлы дип, ачык һәм конструктив сөйләшүләр алып баруны атаган. Казахстан Әрмәнстан белән Әзербайҗан мөнәсәбәтләренең  көйләнүе белән дә кызыксына һәм бу мәсьәләдә ул Русиянең зур тырышлык салуына зур өмет баглый.

Белоруссия президенты Александр Лукашенко ОДКБның киләчәк язмышы турында фикер йөрткән. Русия яшәсә, ОДКБ да яшиячәк дигән. Украинадагы вакыйгаларны үзенең чоңгылына торган саен күбрәк илләрне тартучы һәм яңа проблемалар тудыручы давыл белән чагыштырган. Лукашенко тынычлык зарурлыгын әйткән, тик менә Украинага сөйләшүләр өстәле артына утырырга ирек бирерләрме икән дигән сорау биргән.

Русия президенты Владмир Путин фикерләр төрлелегенә карамастан, ОДКБны элеккечә уртак тарихи мирасны саклау эше берләштерә дигән.

       Фото: profile.ru   

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас