

Ике ил лидеры Мәскәүнең Сокол районында Кубаның данлыклы революционеры һәм илнең элеккеге җитәкчесе Фидель Кастрога багышланган өч метр биеклегендәге бронза һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
Һәйкәл ачу тантанасыннан соң сөйләшүләр Кремльдә дәвам итте. Сүз Көнбатыш санкцияләре шартларында ике илне ни берләштерүе турында барды. "Мәскәү һәм Гавананың уртак дошманы бар - ул "янкилар" империясе. Русия белән Көнбатыш арасында конфликтның кискенләшүе - АКШ манипуляциясе нәтиҗәсе. Тышкы басымнарга карамастан, Мәскәү үзенең сәясәтен дәвам итә. Без дөньяның күпполярлы булуга таба баруында Русиянең барлык эшчәнлген, ролен бәялибез", – диде Мигель Диас-Канель Бермедус.
Русия һәм Куба моңа кадәр дә бер-берсенә ярдәм итешеп яшәде һәм арытаба да шулай булачак дип раслады ике ил лидеры. Мәскәү белән Гавана бер-берсенә ярдәм күрсәтергә, азатлык, тигезлек һәм гаделлек кыйммәтләрен бергә якларга килеште.
Мигель Диас-Канель үзенең сәфәрендә Төркия, Кытай, Алжирга сәфәр кылачак. Бу илләр - Гавананың әһәмиятле сәүдә партнерлары.
Фото: haberrus.ru