

13 ноябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә туристлар арасында популяр булган Истиклял җәяүлеләр урамында шартлау булган иде. Шартлату нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган, 81 кеше яраланган. Бу вакыйгага җавап итеп, 20 ноябрьдә Әнкара яшәгән Сүриянең - 4, Иракның 1 көрдләр күпләп төбәгенә һөҗүм итте. Операция барышында 471 объектка каза салынган, 254 көрд хәрбие һәлак булган.
Дамаск "Сүрия Төркия операциясенә түзеп тормаячак" дип, төньягына булган һөҗүмне кискен тәнкыйтьләп чыкты.
Сүрия һәм Иракта хәрби операция үткәрү мөмкинлеген караулары хакында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган 21 ноябрьдә белдерде. Ирак белән Сүриягә ясалган һава һөҗүмнәре әле эшнең башы гына, Төркия үз чикләрен тәвәккәл рәвештә сакларга әзер ди Эрдоган. Хәзер Төркия үзе өчен иң уңайлы вакытны көтә.