

АКШның Техас штатында яшәүче Эйприл Будро үзендә онкология авыруы барлыгын белгән һәм шул ук көнне аны дәвалаган да. Моңарчы хатын өч тапкыр яман шештән дәваланган. 1984 һәм 1985 елда аңарда Ходжкин лимфомасын ачыклаганнар, 2002 елда – күкрәк яман шешен. Моннан соң ул даими рәвештә тикшеренеп торган. Чираттагы тикшеренү вакытында табиблар Будроның үпкәсендә төен барлыгын ачыклаганнар. Берничә айдан хатын янә дәваханәгә килеп, анализлар тапшырган. Будрога иртә стадиядә үпкә яман шеше диагнозы куелган. Пациентка сүзләре буенча, ул чире турында белмәгән. “Тыным кысыла иде, әмма мин аны рак дип белмәдем. Картаям дип кенә уйладым”, – дип искә ала хатын.
Табиблар хатынга кичекмәстән операция ясарга карар кылганнар. Үтә нечкә катетер ярдәмендә хирурглар кекенә кисемнәр ясаган һәм диагноз куелып берничә сәгать үткәннән соң шешне алып ташлаганнар. Икенче көнне аны дәваханәдән чыгарганнар. Будро авыртуны баса торган дарулар эчкән һәм өч көн үтүгә тулысынча савыккан. “Үземне чеметеп-чеметеп алам. Моңа ышана алмый торам. Бар да гади һәм тиз, бернинди нурланышсыз һәм химия терапиясез узды”, – дип сөенә Будро.
Чыганак: lenta.ru