Дөньяда ниләр бар?
27 ноябрь 2022, 15:43

Судья утырыш вакытында тәмәке тартып яткан

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Колумбиядә яшәүче судья Вивиан Полания Zoom платформасында трансляцияләнгән суд утырышында ярымшәрә килеш  урын өстендә тәмәке тартканга күрә өч айга эшеннән читләштерелгән.

Виртуаль суд утырышы барышында машина шартлатучыны залогка чыгарыргамы-юкмы дигән сорау каралган. Социаль челтәрләрдә таралган 33 секундлык роликта 34 яшьлек судьяның урын өстендә  йокы аралаш тәмәке тартып ятуы күренә. Берникадәр вакыттан соң прокурор судьяга камерасы кабынган булуын әйтә һәм судья аны шунда ук сүндерә.

Судьяның килешмәгән тәртибе турындагы мәсьәләне Колумбиянең Суд этикасы буенча милли комиссиясе караган. Комиссия Вивиан Поланияне 2023 елның февраленә кадәр эшеннән читләштерергә дигән карар кабул иткән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас