Дөньяда ниләр бар?
25 Ноября 2022, 11:48

Университеттан соң зиратка эшкә урнашкан

Яшь кыз  бик канәгать.

iz.ruiz.ru
Фото:iz.ru

Кытайның Чунцин шәһәре университетын тәмамлаган кыз офистагы эш кагыйдәләрен ошатмыйча, гомумән эш һәм шәхси тормыш арасында ниндидер баланс булдырыр өчен зиратка эшкә урнашкан.

22 яшьлек Тань зиратка эшкә урнашуы турында сөйләп, пост урнаштыргач, социаль челтәрләрдә танылган. “Бу гади генә эш. Монда песиләр, этләр һәм интернет бар”, – дип аңлата кыз үзе сайлаган эшен.

Тань үзенең эшен “иртә пенсиядәге эш кебек” дип сурәтли. Күп буш вакыты булуы,  матур табигать  пейзажларын күзәтә алуы һәм офис тормышы кагыйдәләрен үтәүнең кирәкмәве хакында сөйли ул. Коллегалары белән якында урнашкан тулай торакта яшәгәч,  аңа эш урынына барып җиткәргә күп вакыт таләп ителми икән. Менә сиңа тагын бер “плюс”.  

Зират хезмәткәре бурычларына килүчеләрне кабул итү, кабер ташлары сату һәм мәрхүмнәрнең туганнары исеменнән каберләрне себерү, җыештыру керә. Тань 4 мең юань (33,8 мең сум) хезмәт хакы ала, ә Чунциндагы уртача хезмәт хакы 2,8 мең юань (23,6 мең  сум) тәшкил итә, ди.

Тань антаның  6 көнен  иртәнге 9 яртыдан алып кичке сәгать 5кә кадәр эшли, төшке ашка ике сәгать тәнәфес каралган. Тань бу эшне юкка сайламаган – ул университетта  җеназалар һәм зиратлар идарәсе белгечлеге буенча укыган. “Минем өчен әйбәт эш бу. Бүген мин тормышымнан канәгать, арытаба да монда эшләргә ниятлим”, – ди ул.

Социаль челтәрләрне кулланучылар исә университетта укып чыккан кызның шундый эш сайлавына гаҗәпләнгән. Чөнки күп кешеләр зиратларны бәхетсез һәм күңелгә ятышсыз, еш кына зәхмәтле урын дип саный. Әмма тагын да күбрәк кешеләр кызны хуплап чыккан, бәлки, Кытайда бүгенге көндә авыр эштән баш тарту киң таралган тенденциягә үз мөнәсәбәтләрен белдерү максатыннандыр.

Соңгы елда Кытай җәмгыятендә яшьләр арасында эштәге бурычларның бары тик кирәкле минимумын гына үтәргә омтылган социаль хәрәкәт барлыкка килгән. Бу хәрәкәт артык эшләүгә (переработка) каршылык буларак туган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас