

Социологик сорау алу 25 ел элек үлгән принцесса Диананың Бөекбритания короле Карл III караганда популяррак булуын күрсәткән. Бу хакта үзенең сайтында YouGov аналитика компаниясе хәбәр иткән.
Оешма хезмәткәрләре британиялеләрнең мәрхүм принцесса Диана турында ниләр уйлавын белү максатында җәмәгатьчелек фикерләрен сорашкан. Карл III 1997 елда үлгән элекке хатыны Дианага 72 процент британиялеләр уңай мөнәсәбәттә булуы ачыкланган. Шуларның 34 проценты принцессага “бик тә уңай” мөнәсәбәттә, ди.
Шул ук вакытта гамәлдәге монархка бары тик 67 процент респондент әйбәт мөнәсәбәттә булуын белдергән. Сораштыруда катнашкан 60 процент кешеләр Британия монархиясенә гомумән уңай караштабыз, дигәннәр.
Чыганак: lenta.ru