Дөньяда ниләр бар?
25 ноябрь 2022, 09:34

“Машина шоферсыз китеп бара???”

Яхшыга булсын!

“Машина шоферсыз китеп бара???”“Машина шоферсыз китеп бара???”
“Машина шоферсыз китеп бара???”

Яхшыга булсын!

 

Озакламый юлга йөртүчесез машиналар чыгачак. Тиздән без моңа аптырамый башлаячакбыз. 

Бу хакта Владимир Путин белдерде. Русия Президенты Владимир Путин “Ясалма акыл дөньясына сәяхәт” дигән конференциядә якын араларда Мәскәү-Петербург юлына (М11) йөртүчесез машиналар чыгару күздә тотылуын белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ил җитәкчесе белдерүнчә, без бу җәһәттән көндәшләрен артта калдырганбыз. “Пилотсыз машиналарга килгәндә, бик яхшы эшләнмәләребез бар. Ул гына да түгел, без көндәшләребезне шактый ук артта калдыруга ирештек”, – дип билгеләп үткән ул.

План нигезендә, “беспилотник”лар М-11 юлына башта эксперимент рәвешендә чыгарылачак. 2024 елдан инде “корыч ат”лар йөртүчесез генә чын-чынлап йөкләр ташый башлаячак.

2030 елга кадәр федераль юлларның барлыгы 19,5 мең чакрымында йөртүчесез машиналарның йөк ташыячагы күз уңында тотыла.

Менә сиңа замана да, менә сиңа технологияләр үсеше... Яхшыга булсын!

Фото: mirtesen.ru

 

“Машина шоферсыз китеп бара???”
“Машина шоферсыз китеп бара???”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас