Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 ноябрь , 14:00

Соня Гыйззәтуллина

Бу кызны хәтерлисезме?

Соня Гыйззәтуллина
Соня Гыйззәтуллина

Бу кызны хәтерлисезме?

 

2020 елда  Башкортстан халкы Стәрлетамак районында яшәүче кечкенә кызның язмышына битараф калмый, аңа ничек тә  ярдәм итәргә тырышты.

Соня Гыйззәтуллина туганда ук сирәк очрый торган генетик үсеш тайпылышларына дучар ителгән. Кызның кул һәм аяк бармаклары кушылып үскән, баш сөяге һәм бит сөякләре формасын югалткан.

Кыз каты ризыкларны чәйни алмый, сөяк үсешендә зур проблемалар булу  сәбәпле яхшылап сөйләшми иде.

Соняны ул вакытта балалар бакчасына алмаганнар иде.

 Менә шундый үзенчәлекле язмышлы кыз турында матбугат битләрендә еш яздылар. Шуннан соң аның тормышы да үзгәрә башлаган. Башлап, Соняга балалар бакасында урын биргәннәр. Бер шартларда булмаган өйдән әнисе белән  уңайлы фатирга күчергәннәр.

Бүген Соня ни хәлдә?

Ирекмән Регина Биргулева белдерүенчә, Соняны хәзер танырлык түгел.

Сөйләшә дә алмаган кызчык хәзер җырлый башлаган! Соня зур теләк белән балалар бакчасына йөри, яңа дуслары күп, алар белән бергә җырлый, кул эшләре белән мавыга, башкалар кебек шаяра, елмая һәм көлә.

Әле аңа биш кенә яшь, шулай да әнисе әле үк аны мәктәпкә алырлармы икән, дип борчыла. Укытучыларның  да “балаларны куркытып куймасын” дип,  алмавы мөмкин, дигән шиге бар.  Иң мөһиме, бармаклары кушылып үскән куллар белән  уйнарга, сурәт ясарга, пластилиннан әвәләп әйберләр ясарга өйрәнеп булуын Соня раслады. Бары тирә-ягыңда аны яраткан, ярдәмгә килергә әзер кешеләр булсын. Игътибарлы мөнәсәбәт һәм  ихлас сөю могҗизалар тудыра! Миңа калса, балалар Соня мәктәпкә барнач, балалар аны җылы кабул итәр, чөнки ул бик сөйкемле һәм мөлаем кыз. Бу дөньяда барыбызга да урын җитә, күңел киңлеген генә тәрбияләргә кирәк.

 

 

Фото: NewsBash

Соня Гыйззәтуллина
Соня Гыйззәтуллина
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в