Дөньяда ниләр бар?
19 ноябрь 2022, 06:42

Сарыклар 12 көн рәттән бер урында әйләнеп йөргән

Сәбәбе - билгесез...

esoreiter.ruesoreiter.ru
Фото:esoreiter.ru

Кытайда  Батоу шәһәр округында берничә йөз сарыктан торган көтү 12 көн рәттән бер урында әйләнеп йөргән. Бу сәер хәл ноябрь башында видеокамераларга эләккән. Кадрлардан күренүенчә, сарыкларның бер  өлеше ни сәбәпледер әйләнеп йөри, а бер өлеше – уртада тора. Акрынлап  әйлән-бәйлән йөрүгә күбрәк сарыклар кушыла.

Сарыкларның хуҗасы сүзләренчә, фермада барлыгы 34 загон, әмма бары тик 13нче загондагы сарыклар гына әйләнеп йөргән. Хуҗа хатын сарыкларның шулай кылануларын тәүге тапкыр күрәм, дип өстәгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас