

Уэльстагы Абериствит Университеты галимнәре командасы Европа һәм Төньяк Америкадагы сигез бозлыктан, шулай ук Гренландия бозлыгының ике мәйданыннан эретелгән су үрнәкләрен алганнар. Тикшерүчеләр төпле анализ ясаганнар һәм бозның һәр миллилитрында дистәләрчә мең төрле микроблар барлыгын ачыклаганнар.
Миллион еллар яткан бозлар эрү нәтиҗәсендә миллионлаган бактерияләр чыгарыла, аларның табигате фәнгә аңлашылмый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эретелгән су белән юылган микроблар, якынча 80 ел эчендә төньяк ярымшарда елына якынча 650 мең тонна углерод китерәчәк. Бу исәпләүләр углерод газы чыгаруның хәзерге уртача үсешен исәпкә алып ясалган. Шул ук вакытта, галимнәр искәртәләр: әгәр кешелек бу күрсәткечне киметә алса, җирнең глобаль җылынуын һәм бозларның эрүен акрынайта икән, нәтиҗәдә, чыгарылган борыңгы микробларның массасы өчтән бер өлешкә кимиячәк. Күптән түгел Оттава университеты тикшерүчеләре Арктиканың эрегән бозлыклар яңа пандемияләр һәм билгеле авыруларның мутациясен булдыра алуын ачыклаганнар. Алда безне нинди сынаулар көтәсен төгәл генә бер кеше дә әйтә алмый. Хәерлегә булсын, диясе генә кала.
Чыганак: tass.ru
Фото: ачык чыганактан