Дөньяда ниләр бар?
18 ноябрь 2022, 11:49

Пушкин һәйкәле кемгә комачаулаган?

Аны шулай пычратулары башка сыймый.

Руфина Таҗиева Лента.руРуфина Таҗиева Лента.ру
Фото:Руфина Таҗиева / Лента.ру

Рига шәһәренең үзәк паркында  билгесез адәмнәр  Александр Пушкинга  куелган һәйкәлгә кызыл буяу сипкәннәр.  Объектны пычрату  турында Русиянең Латвиядәге илчелеге үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән.

Социаль челтәрләрдә таралган фоторәсемдә Пушкинның йөзе һәм тәне – ак буяуга,  куллары һәм аякларының  кызылга буялганы  күренә. Билгесез адәмнәр  шулай ук һәйкәлгә беркетелгән табличканы да бозганнар.

18 ноябрьдә Латвиядә бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Илчелектә аның вандализм акты белән башлануын билгеләп үттеләр. «Менә шундый рухи-әхлакый юнәлешләр бүгенге Латвия җәмгыятендә өстенлек итә. Үзегез нәтиҗә ясагыз инде", - диләр илчелектә.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас