

«Зур Егермеле» илләре нигездә Украинадагы конфликтны тикшерделәр. Шулай ук ашлык килешүе мәсьәләсе, атом-төш коралын куллану янавы хакында сөйләштеләр.
Очрашуда Русия исеменнән чит ил эшләре министры Сергей Лавров чыгыш ясады. Русия президенты Владимир Путин эш графигы тыгыз булу сәбәпле зур чарага бара алмады. «Безнең ил — дөнья икътисадының зур өлеше. Безнең илдән башка бер мәсьәлә дә хәл ителә алмаячак»,— диде Сергей Лавров.
Саммит кырларында АКШ президенты Джо Байден белән Кытай лидеры Си Цзиньпинның очрашуы төп вакыйгаларның берсе булган. Бу Байден президент булып эшли башлаганнан бирле ике ил лидерының беренче очрашуы булды. Өч сәгатьтән артык барган очрашуда сүз ике яклы элемтәләр өчен дөрес юнәлеш билгеләү мөһимлеге турында барган. Тайвань мәсьәләсе буенча фикер алышканда, Си Цзиньпин Кытайның утрау белән кушылу сәясәтен дәвам итәчәген белдергән. Байден АКШның «бер Кытай» сәясәте яклы булуын белдергән.
Кытай лидеры шулай ук икътисадны сәяси төсмергә буяуга каршы булуын белдергән. Билгеле булуынча, менә берничә ел инде Кытай белән АКШ арасында «сәүдә сугышы» бара. Моны туктатырга кирәк, чөнки мондый адым ике якка да зыян гына сала, файда китерә алмый, диешкәннәр.
Лидерлар Украина кризисы һәм Корея ярымутравының атом-төш проблемасына да тукталган. Украина мәсьәләсенә килгәндә, Си Цзиньпин аны сөйләшүләр аша тыныч юл белән көйләүне өстенлекле дип атаган.
«Зур егермеле» саммиты — ул икътисади һәм финанс мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү буенча халыкара форум. Аның төп максатларының берсе — дөньяда икътисади кризисларны булдырмауга каршы тору. Катнашучы илләр: Австралия, Аргентина, Бразилия, Бөек Британия, Германия, Һиндстан, Индонезия, Италия, Канада, Кытай, Көньяк Корея, Мексика, Русия, Сәгуд Гарәбстаны, АКШ, Төркия, Франция, Көньяк Африка Республикасы, Япония һәм Евросоюз.
Фото: ria.ru