Дөньяда ниләр бар?
17 ноябрь 2022, 08:48

Иң көчлесе булган

15 ноябрьдә Русия канатлы ракеталар белән Украина террриториясендәге мөһим объектларга иң көчле һөҗүмнәрнең берсен ясады.

Иң көчлесе булганИң көчлесе булган
Иң көчлесе булган

Бу исә Русия Кораллы көчләренең югары төгәллектәге коралы бетеп килә дигән уйдырмаларны кире кага.

         «Башта без моңа кадәр булган һөҗүмнәрдән соң разведка ясадык, әле аякка бастырырга тырышкан мөһим объектларны билгеләдек. Без хәрби һәм энергетика инфраструктурасын дозалап сафтан чыгаруны дәвам итәбез. Оборона министрлыгы Украинаның бөтен территориясендә мөһим булып саналган объектларга зыян салу өчен кирәкле ресурсларга ия булуын күрсәтә»,—ди хәрби эксперт Владислав Шурыгин.

         Шушы көннәрдә Русия гаскәрләре Донецкидагы Павловка пунктын үз контроле астына алды. Торак пункты өчен барган алышта Украина зур зыян күргән: 1400 хәрбие һәлак булган, ике Су-25 самолеты, Ми-8 вертолеты бәреп төшерелгән, 12 танкы, 27 пехота хәрби машинасы, 30 бронялы машинасы, 5 артиллерия һ.б. кораллары юк ителгән.

Фото: bryansk.bezformata.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас