Дөньяда ниләр бар?
17 ноябрь 2022, 08:39

Акча биреп конфликтны сузалар

АКШ президенты Джо Байден хакимияте Украинага ярдәм күрсәтү өчен конгресстан 38 млрд. долларга якын акча сораган.  

Акча биреп конфликтны сузаларАкча биреп конфликтны сузалар
Акча биреп конфликтны сузалар

Бу акчалар ел эчендә хәрби техника сатып алу, гуманитар ярдәм күрсәтү һәм атом-төш хәвефсезлегенә булышуга юнәлтеләчәк диелә.

         Русия Донбассны яклау буенча хәрби операция башлаган вакыттан алып, АКШ Украинага 18,6 млрд. доллар бүлгән.  Ә 2014 елдан алып 21,4 млрд. доллар биргән. Көнбатыш илләре Киевка туктаусыз корал озатып конфликтны сузалар һәм аңа үзләре дә  кушылалар. Бу турыда Мәскәү даими рәвештә кабатлый. Кызганычка каршы, үз максатын эзәрлекләгән Көнбатышның күзләре тонган, колаклары томаланган.

Фото: maximonline.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас